RU EN AR  info@islaminmr.com
      Хабарлар Яңалыклар
Мордовия мөфтие Дәүләт наркотиклар контроле делегациясе белән очрашты.

25 март көнне Саранск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөфти Рәшит-хәзрәт Халиков Дәүләт наркотиклар контроле вәкилләре: УФСКН РФ башлыгы, милиция полковнигы Павел Путивцев, Мордовия Республикасы буенча Госнаркоконтроль башлыгы урынбасары Михаил Камаев, ведомстволар арасындагы бүлек башлыгы Ольга Ванатова белән очрашты. Очрашу барышында Федераль һәм Республика структураларының мөселман оешмалары белән эшчәнлеге, Мордовия Республикасының әлеге юнәлештә булган тәҗрибәсе хакында сөйләшенде. Мәскәү кунагы мондый эшнең кирәклеге һәм мөһимлеге турында ассызыклады, мондый эшне башка регионнарда алып бару кирәклеген әйтте. Сөйләшү бары тик дәүләт, иҗтимагый һәм дини оешмалар берләшеп кенә җәмгыятьтә наркотикларны таратуны тыеп була дигән уртак фикергә китерде. Рәшит-хәзрәт үз чиратында Ислам динендә кеше сәламәтлегенә зыян китерә торган матдәләрне куллану, тарату, сатуның катгый тыелганын әйтте. Мөселман илләрендә мондый эш өчен катгый җәза системасы булдырылган. «Без, дәүләт белән берлектә, мондый явызлыкка каршы торачакбыз. Үзен мөселман дип таныган беркем дә наркотиклар куллана алмавы хакында вәгазьләр һәрдаим сөйләнеп килә»- дип белдерде Рәшит-хәзрәт. Очрашу ахырында килгән кунаклар өчен Җәмигъ мәчете буенча экскурсия күрсәтелде, шулай ук Мордовия Республикасында Ислам тарихы һәм киләчәккә планнар турында сүз алып барылды.


«  Вернуться в новости

© 2005 ДУМ РМ