RU EN AR  info@islaminmr.com
      Хабарлар Яңалыклар
Татар хоккей командасы Мордовия чемпионатында беренче урын яулады!

Ромодан районы Белозерҗе авылының татар хоккей командасы Мордовия Республикасы чемпионатының икенче дивизионында беренче урын алды.
Хоккей командасын булдыру теләге өч ел элек барлыкка килгән, әлеге хыялны тормышка ашыруда Мордовия Республикасы Мөселман диния нәзарште булышлык күрсәтә. Узган ел татар командасы икенче урын гына ала, быел исә алар беренче! Команданы җиңүләре белән Мордовия мөфтие Рәшит-хәзрәт Халиков котлады. Команда капитаны Габдрахман Гасаинов әйтүенчә, киләсе елда без инде беренче лигада уйнарбыз дип өметләнәбез. Моның өчен безгә материаль ярдәм генә кирәк, ә көч һәм теләк бездә җитәрлек! Хәзерге вакытта команданың тренеры да, тренировкалар үткәрү өчен махсус база да юк, алар район үзәгендәге кортны арендаларга мәҗбүр. Шуңа да карамастан Белозерье авылында яшәүчеләр киләчәктә боларның барысы да булдырылыр дигән өметтә. Авылның дистәләгән укучысы бүген Республиканың хоккей секцияләрендә шөгыльләнә. Тиздән нәкь менә алар бүгенге чемпионнарга алмаш булыр!


«  Вернуться в новости

© 2005 ДУМ РМ