RU EN AR  info@islaminmr.com
      Хабарлар Яңалыклар
Мордовия мөселманнары Палестинада яшәүче балаларга ярдәм кулы сузды

Газзә секторныда барган сугыш хәрәкәтләре вакытында зарар күргән балалар өчен Мордовия Республикасы Мөселман диния нәзарәте һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде. Мөфти Рәшит-хәзрәт Халиков Мордовия Республикасы башлыгы Н.И.Меркушинга да бу мәсьәләдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин икътисади кризис аркасында, Республика ярдәм күрсәтә алмаган... Илдәге кризиска да карамастан авыл халкы, галимнәр, студент һәм пенсионерлар мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышты. Шулай ук үтенечкә яхшы укыган өчен арттырылган стипендия алучы студентларга кадәр уңай җавап кайтарды. Шундыйларның берсе икенче курс студенты Дамир Моратов бу хакта үз фикерен белдерде: «Без һәрчак хәйрия акцияләрендә катнашырга ризалык белдерәбез, ә Палестинада яраланган балаларга ярдәм итүне үз бурычыбыз дип санадык...» Җыелган акчаның агымдагы счетка күчерелүе хакында Рәшит-хәзрәт Халиков Саранск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә узган җомга намазы вакытында белдерде. Шунда ук Палестина халкының тынычлыгына багышлап дога укылган


«  Вернуться в новости

© 2005 ДУМ РМ