RU EN AR  info@islaminmr.com
      Хабарлар Яңалыклар
Мордовия мөфтие Төркия президенты белән

РФ президенты Д.А.Медведев чакыруы буенча Кремльдә мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Төркия президенты Гөл белән очрашуы булып узды. Шулай ук очрашуда СМР  әгъзасы мөфти урынбасары Мостафа Кютюкчу, Мордовия мөселман Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Халиков катнаштылар. Очрашу барышында Равил Гайнетдин Төркия президентына Россия һәм Төркия арасында төзелгән килешү нигезендә бүгенге көндә мөселманнар тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләп китте. Шунда ук Саранск каласындагы Җәмигъ мәчете комплексында торгызылучы Ислам үзәген төзүгә Төркия ягыннан ярдәм күрсәтү мәсьәләсе күтәрелде. Россиядәге мөфтиләр Шурасы рәисе болай дип белдерде: «Россиядә яшәүче мөселманнар безнең ил белән Төркия арасындагы багланышларга, Төркия ягының күпләгән ярдәм күрсәтүенә бик шат. Бу иң беренче чиратта дустанә мөнәсәбәтләр...»
Әлеге очрашудан соң Төркия президенты Саранск каласындагы Җәмигъ мәчетен төзүгә ярдәм итү турындагы күрсәтмәсен бирү белән Төркия илчелеге катнашында эшлекле очрашу булып узган, анда алга таба эшләнәсе эшләр планы булдырылган. Рәшит хәзрәт Халиков әйтүенчә, әлеге эштә Төркия президентының узган елның апрель аенда Мордовия Республикасында булуы ярдәм иткән. «Алар үз күзләре белән башкарылган эшне һәм үсеш потенциалын күрде


«  Вернуться в новости

© 2005 ДУМ РМ