RU EN AR  info@islaminmr.com
      Хабарлар Яңалыклар
Мөселман Диния нәзарәте делегатлары Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

Мордовия Республикасы (МР) Мөселман Диния нәзарәте рәисе Рәшит-хәзрәт Халиков һәм аның урынбасары Камил Бәдретдинов конфессияара сәясәт, тарихи һәм рухи мирасны саклап калу буенча эш төркеменең ислам секциясендә катнашты. Секция утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде. Әлеге чарада шулай ук РФ президентының эчке сәясәт буенча киңәшчесе Алексей Гришин, Идел буенда урнашкан регионнардагы Диния нәзарәтләре җитәкчеләре, ислам нигезендә укыту һәм мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр катнашты. Алар мөселман оешмаларының ватанпәрвәрлек хисен тәрбияләү, толерантлыкны ныгыту, экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча дәүләт хөкүмәте органнары белән бәйләнеше хакында фикер алышты. Әлеге аралашуда дини оешмалар һәм дәүләт институтларының үзара йогынтысы мәсьәләсенә аерым урын бирелде. Рәшит хәзрәт Маликов һәм Зәки хәзрәт Айзатуллин чиновникларның Мордовия дини җәмгыятенең эчке эшләренә тыкшынуның мөмкин булмавын ассызыклады, шулай ук мөселманнарны ясалма мөфтиятләр булдырып аерым


«  Вернуться в новости

© 2005 ДУМ РМ