RU EN AR  info@islaminmr.com
      Хабарлар Яңалыклар
Мөселман балалары өчен яңа ял урыны ачылды

Кышкы каникуллар вакытында Мордовия Республикасы мөслимәләр Берлеге мөселман балалары өчен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы ял оештыру тәкъдиме белән чыккан. Узган елның декабрь аеннан бирле 5-10 яшьтәге сабыйлар Саранск шәһәренең җәмигъ мәчетенә йөри башлаган. Монда алар өчен гарәп теле, намаз уку тәртибе, рәсем ясау дәресләре һ.б. оештырылган. Шуның белән беррәттән балалар күңеленә хуш килгән аң-белем дәрәҗәсен үстерә торган интеллектуаль уеннар да каралган. Әлеге эшнең никадәр уңышлы һәм кирәкле икәнен монда йөргән балаларның ата-аналары да ассызыклый, алар сүзенә караганда, баланың мондый лагерьга йөрүе каникуллар дәвамында телевизор каршында утырудан мең кат файдалы. Укыту программалары координаторы Гөлназ Рангулова болай ди: “Монда килгән балаларның йөзендә шатлык күрү безнең өчен куанычлы. Димәк, безнең тырышлык бушка китмәгән!” Мордовия Республикасы баш мөфтие Рәшит хәзрәт Халиков белдергәнчә, киләчәктә МР Мөселман Диния нәзарәте мондый проектларны тормышка ашыруга мөмкин булган кадәр үз өлешен кертәчәк


«  Вернуться в новости

© 2005 ДУМ РМ