RU EN AR  info@islaminmr.com
      Яңалыкларонон -
2009 2008 2007 
Мордовия мөфтие Дәүләт наркотиклар контроле делегациясе белән очрашты.

25 март көнне Саранск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөфти Рәшит-хәзрәт Халиков Дәүләт наркотиклар контроле вәкилләре: УФСКН РФ башлыгы, милиция полковнигы Павел Путивцев, Мордовия Республикасы буенча Госнаркоконтроль башлыгы урынбасары Михаил Камаев, ведомстволар арасындагы бүлек башлыгы Ольга Ванатова белән очрашты. Очрашу барышында Федераль һәм Республика структураларының мөселман оешмалары белән эшчәнлеге, Мордовия Республикасының әлеге юнәлештә булган тәҗрибәсе хакында сөйләшенде. Мәскәү кунагы мондый эшнең кирәклеге һәм мөһимлеге турында ассызыклады, мондый эшне башка регионнарда алып бару кирәклеген әйтте. Сөйләшү бары тик дәүләт, иҗтимагый һәм дини оешмалар берләшеп кенә җәмгыятьтә наркотикларны таратуны тыеп була дигән уртак фикергә китерде. »

Татар хоккей командасы Мордовия чемпионатында беренче урын яулады!

Ромодан районы Белозерҗе авылының татар хоккей командасы Мордовия Республикасы чемпионатының икенче дивизионында беренче урын алды.
Хоккей командасын булдыру теләге өч ел элек барлыкка килгән, әлеге хыялны тормышка ашыруда Мордовия Республикасы Мөселман диния нәзарште булышлык күрсәтә. Узган ел татар командасы икенче урын гына ала, быел исә алар беренче! Команданы җиңүләре белән Мордовия мөфтие Рәшит-хәзрәт Халиков котлады. Команда капитаны Габдрахман Гасаинов әйтүенчә, киләсе елда без инде беренче лигада уйнарбыз дип өметләнәбез. Моның өчен безгә материаль ярдәм генә кирәк, ә көч һәм теләк бездә җитәрлек! Хәзерге вакытта »

Мордовия мөселманнары Палестинада яшәүче балаларга ярдәм кулы сузды

Газзә секторныда барган сугыш хәрәкәтләре вакытында зарар күргән балалар өчен Мордовия Республикасы Мөселман диния нәзарәте һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде. Мөфти Рәшит-хәзрәт Халиков Мордовия Республикасы башлыгы Н.И.Меркушинга да бу мәсьәләдә ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать иткән, ләкин икътисади кризис аркасында, Республика ярдәм күрсәтә алмаган... Илдәге кризиска да карамастан авыл халкы, галимнәр, студент һәм пенсионерлар мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырышты. Шулай ук үтенечкә яхшы укыган өчен арттырылган стипендия алучы студентларга »

Мордовия мөфтие Төркия президенты белән

РФ президенты Д.А.Медведев чакыруы буенча Кремльдә мөфти шәех Равил Гайнетдиннең Төркия президенты Гөл белән очрашуы булып узды. Шулай ук очрашуда СМР  әгъзасы мөфти урынбасары Мостафа Кютюкчу, Мордовия мөселман Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Халиков катнаштылар. Очрашу барышында Равил Гайнетдин Төркия президентына Россия һәм Төркия арасында төзелгән килешү нигезендә бүгенге көндә мөселманнар тарафыннан башкарыла торган эшләр турында сөйләп китте. Шунда ук Саранск каласындагы Җәмигъ мәчете комплексында торгызылучы Ислам үзәген төзүгә Төркия ягыннан ярдәм күрсәтү мәсьәләсе күтәрелде. Россиядәге мөфтиләр Шурасы рә »

Мөселман Диния нәзарәте делегатлары Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле белән очрашты

Мордовия Республикасы (МР) Мөселман Диния нәзарәте рәисе Рәшит-хәзрәт Халиков һәм аның урынбасары Камил Бәдретдинов конфессияара сәясәт, тарихи һәм рухи мирасны саклап калу буенча эш төркеменең ислам секциясендә катнашты. Секция утырышын Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота үткәрде. Әлеге чарада шулай ук РФ президентының эчке сәясәт буенча киңәшчесе Алексей Гришин, Идел буенда урнашкан регионнардагы Диния нәзарәтләре җитәкчеләре, ислам нигезендә укыту һәм мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгечләр катнашты. Алар мөселман оешмаларының »

Мөселман китапхәнәсе ишекләре

2009 ел Мордовия мөселманнарына шатлыклы вакыйга китерде. Ул да булса, Саранск шәһәренең җәмигъ мәчетендә китапханә ачылу.
Хәзер монда абонемент, мөселманнарга атап чыгарыла торган массакүләм мәгълүмат чараларын, шулай ук вәгазь һәм аудиокитаплар тыңлау өчен махсус җайланмалар урнаштырылган уку залы да бар. Планнарда: Интернет челтәренә »

Мордовия Республикасы мөселманнары Палестина халкына теләктәшлек белдерә

9 гыйнвар көнне Җомга намазы вакытында Мордовия баш мөфтие Рәшит хәзрәт Халиков Израиль тарафыннан агрессиягә дучар ителгән Палестинада яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү кирәклеге фикерен халыкка җиткерде. Шулай ук Рәшит хәзрәт Аллаһ Тәгаләдән палестиналыларга җиңеп чыгарга көч һәм җиңү яулауларын намазга килүчеләрдән һәр кылган догаларында сорауларын үтенде. Мөфти урынбасары Камил Бәдретдинов »

Мөселман балалары өчен яңа ял урыны ачылды

Кышкы каникуллар вакытында Мордовия Республикасы мөслимәләр Берлеге мөселман балалары өчен мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы ял оештыру тәкъдиме белән чыккан. Узган елның декабрь аеннан бирле 5-10 яшьтәге сабыйлар Саранск шәһәренең җәмигъ мәчетенә йөри башлаган. Монда алар өчен гарәп теле, намаз уку тәртибе, рәсем ясау дәресләре һ.б. оештырылган. Шуның белән беррәттән балалар күңеленә хуш килгән аң-белем дәрәҗәсен үстерә торган интеллектуаль уеннар да каралган. Әлеге эшнең никадәр уңышлы һәм кирәкле икәнен монда йөргән балаларның ата-аналары да ассызыклый, алар сүзенә караганда, баланың мондый лагерьга йөрүе каникуллар дәвамында телевизор каршында утырудан мең кат файдалы. Укыту программалары координаторы »

© 2005 ДУМ РМ